Фирдүс Дәүбаш

777Фәлсәфә галиме һәм язучы Фирдүс Дәүбаш татар укучысына халкыбызның үткәне, бүгенге көне һәм киләчәге турындагы тирән уйланулары белән таныш. Ул үз әсәрләрендә дөньяның ямен күрсәтә, бәхеткә ирешү юлларын ача, тормышта барысы да диярлек кешенең үзенә бәйле булуын аңлата. Аның иҗаты укучыга яшәү көче өсти һәм шуның белән җәлеп итә.

Фирдүс Дәүбаш (Фирдүс Нурислам улы Фәтхелисламов) онытылып килгән рухи мирасыбызны кайтарырга тырыша, китапларын да шул нияттән чыгып яза. Аның әсәрләрендә – халкыбызның милли йөзе, сыйфаты, шанлы тарихы.

hr

Фирдүсне 1996 елдан, Азнакай белән Төркиянең Тарсус шәһәрләре арасында кардәшлек җепләре сузылу елыннан бирле беләм. Татарстан-Төркия дуслык җәмгыяте рәисе буларак, Фирдүс Фәтхелисламовның бу эшебездә роле зур булды. Ул үзенең тугандаш халыкларны тагын да якынайту идеясенә чын күңелдән бирелүен күрсәтте.

Фирдүснең язучы булуын да шул еллардан ук беләм. Аның әсәрләрен безнең Азнакай якларында яратып укыйлар. Хәтта минем яныма, хакимият башлыгына буларак, укытучылар, Ф.Фәтхелисламовның китапларын китапханәләргә алдырыйк әле, дип сорап керәләр иде. Фирдүс китап сөючеләр белән очрашуларга армый-талмый йөри. Районыбызда ул барып җитмәгән мәктәп аздыр.

Фирдүс төрле жанрларда: балалар әдәбиятендә булсын, кыска күләмле прозада йә ялкынлы публицистикада, хәтта шигърияттә дә үзен сәләтле каләм иясе икәнен күрсәтте. Аның «Без бәхет өчен яратылган» дип исемләнгән китабыннан мин үзем дә, инде өлкән яшьтәге тәҗрибәле кеше дә, шактый күп нәрсә алдым. Андый әсәр – татар телендә беренче карлыгач әле. Аны күпләп бастырып чыгарырга кирәк дип саныйм.

Ф.Фәтхелисламов – булган һәм уңган шәхес, чын кеше. Ул китаплар яза һәм чыгара. Башкача булдыра алмый. Үз укучысын таба, аңа үз сүзен җиткерә. Энергиясе тулып-ташып торган әдипкә яңадан-яңа уңышлар телим.

Әнәс ИСХАКОВ

дәүләт эшлеклесе, язучы

hr

Фирдүс Фәтхелисламны яхшы беләм дип уйлыйм. «Татарстан — Төркия» дуслык җәмгыяте җитәкчесе буларак яисә фәлсәфә галиме буларак дисәм, дөреслеккә гыйлаф кылу булыр иде. Юк. Мин аны, иң беренче нәүбәттә, табигатьтән бирелгән киңкырлы талантлы иҗатчы буларак, икенчедән, шул талантының бөртеген дә юкка-барга сарыф итмичә, милләтенә хезмәт итү, файдалы булу эшенә җигә алучы көчле рухлы шәхес буларак беләм һәм хөрмәт итәм. Өченчесе дә бар. Ул – затлы ата-бабадан килүче денлелек. Чыннан да, әгәр инде син «язучы» дигән фәһемле, дәрәҗәле бурычны үз җилкәңә алырга ният итәсең икән, мин югарыда телгә алган сыйфатлар (бигрәк тә ир кешегә) зарури. Чөнки син кая барсаң, кайда йөрсәң дә, иҗат иткән әсәрләрең белән бергә, үз-үзеңне тотышың, затлылыгың, тәрбиялелегең белән «татар» дигән зур милләтнең йөз аклыгын билгелисең.

Аның иҗаты, әйткәнемчә, гаҗәеп киңкырлы. 2004 елда «Матбугат йорты» нәшриятында дөнья күргән «Уйларның йөртик изгесен» дигән җыетыкка күз салсак, мәсәлән, татар милләте һәм аның башка милләт вәкилләре белән, Тукаебыз әйтмешли, «тел, лөгать вә бергәлекләр алмашып» яшәве барышында барлыкка килеп, ничәмә-ничә гасырлар дәвамында чишелешен табалмыйча дәвам итүче четерекле хәлләрдән чыгу юлларын үзенә генә хас фәлсәфи уйланулар аша шактый отышлы, оста күрсәтә алган Фирдүс. Әлеге китапны кулына алып, эчтәлегенә күз салган кеше инде аны кат-кат укымыйча кулыннан ычкындырмаячак, чөнки язмаларның исемнәре үк укучыны әсир итә: «Милләтне бүлмәгез», «Татарлар без, татарлар», «Казан хатыннары»,»Өйләнү (татар малайларына ачык хат)» һ.б.

Шундый, барыбызның да җанын әрнеткән, проблемаларны күтәреп чыга алу – үзе үк батырлык. «Мәхәббәт әкәмәте» исемле хикәяләр җыентыгының (2001 ел) исеме исә бөтенләй башка хәлләргә ишарәли кебек. «Кебек» кенә түгел, хикәяләр чыннан да мәхәббәт, самими хисләр хакында. Ләкин бу беренче карашка гына шулай тоела. Баксаң, монда да язучы бик тә гади дөньяви хәлләрне татар халкының үткәне, бүгене, киләчәге белән бик оста китереп бәйли. Әдәби әсәр укыган җиреңнән, үзең дә сизмәстән, глобаль проблемалар, алардан чыгу юлларын эзли башлыйсың. Балалар өчен дип дөньяга чыгарылган, соңрак төрек телендә дә нәшер ителгән «Кояш халкы язмышы» (1997 ел) китабы турында да шуны ук әйтер идем. Үзебездә күпмедер кытлык булу сәбәпле, башка милләт халыкларыннан тәрҗемә итә-итә ни турында сүз барганы, баланың чиста җанына ни-нәрсә уеп калдырасы мәгълүм булмаган төрле китаплар чыгарганчы, халкыбызның затлы үткәненә ишарә итүче, яшьли баланы фәлсәфи фикер сөрешкә юнәлтүче «Кояш халкы язмышы» кебек китаплар укыту әйтеп бетергесез отышлырак минемчә. Әле ул китап кайбер өлкәннәргә дә сабак булырлык.

Ә инде «Татар догалары» (2006, 2007 еллар) – катлаулы гарәп телендә килеп ирешкән Коръән сурә-аятьләрен яттан өйрәнү түгел, үзен бу якты дөньяга китергән газиз анасы телен белүне дә кирәксез, катлаулы шөгыльгә санаган яшьләрне (һәм аларның әти-әниләрен дә) денлелек юлыннан китәргә этәрүче менә дигән өстәл китабы.

Әле бит «Без бәхет өчен яратылган» (2006 ел, тулыландырылган өченче басма) фәлсәфи уйланулар җыелмасы да бар. Чыннан да, бармактан суырып чыгарылган (татарда аны башкачарак әйтәләр!) уйдырма сюжетлы калын-калын роман-трилогияләр укып, күз яшеңне коеп утырганчы, рухыңны чистарт, җаныңны сафландыр, эчеңне хөсетлек хисләреннән арындыр һәм бәхет тәменең нидәлеген төшенерсең.

Кем ничектер, Фирдүс Фәтхелислам әсәрләреннән мин шундыйрак гыйбрәт алам. Әле бит ул шагыйрь дә. Шигырьләре (араларында киләчәктә поэма булып китәрлекләре дә бар) «Күңелемдә – киләчәк» китабында тупланган. «Шагыйрь» дидем. Чыннан да, бер шигырь белән чын шагыйрь исемен йөртә алганнар бар.

Салкын җил өрә,
Кышкы төн якты…
Сине эзләп, әни,
Күкләргә бактым.

Хис һәм уема
Бул тугры юлдаш
Көч бир углыңа —
Бәхеткә юл ач!

Җирдә – фәрештә –
Булдың нурлы зат.
Хәзер син күктә,
Коллыктан азат!

Ай яктысында
Синең нур төсле!
Күктә – синең рух!
Шуңа мин көчле…

Йә, әйтегез, әлеге шигьри юллар астына кайсы шагыйрь үз исемен куймас иде?!

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА, СССР һәм Татарстан

Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстанның

атказанган сәнгать эшлеклесе

05.02.2009

Фирдус Девбаш

Фирдус Девбаш – псевдоним известного казанского писателя и ученого Фирдуса Нурисламовича Фатклисламова, автора ряда книг на татарском и русском языках. Своим творчеством он стремится вернуть в сознание современного жесткого и прагматичного  общества идеи гуманизма, равенства и справедливости. Его книги расходятся с быстротой, невероятной для произведений на национальных языках России.

Публицист и философ, обращаясь к бегущему в погоне за благами комфортного бытия читателю, призывает его остановиться хоть на миг и задуматься о своей жизни, увидеть истинную красоту этого мира и обогатить свою душу любовью к ней. «Ваши книги меняют нашу жизнь, возвращают в неё радость», – признаются в своих письмах автору благодарные читатели.

Труды Фирдуса Девбаш, написанные простым, всем понятным и доступным языком, – это попытка автора возвратить читателям веру в священную силу родного языка, неограниченные возможности человека, живущего в согласии с Богом и окружающим миром по законам добра и справедливости.


Фирдус Нурисламович родился 14 сентября 1962 года в с. Лашчыбашы (Верхние Лащи) Буинского района Татарской АССР. В 1979 году закончил с отличием старейшую в республике среднюю школу имени Мулланура Вахитова города Буинска и поступил на механико-математический факультет Казанского государственного университета имени В.И. Ульянова-Ленина. Окончив университет, преподавал математику в школе. В 1986 году принят ассистентом на кафедру общественных наук Камского политехнического института. В 1987 году поступил в очную аспирантуру Казанского государственного университета имени В.И. Ульянова-Ленина на кафедру философии. По окончании аспирантуры в 1990 году успешно защитил диссертацию на соискание ученой степени кандидата философских наук. С тех пор преподает студентам философию. Доцент. Возглавляет общество дружбы «Татарстан-Турция».

И среднее, и высшее образование получил на русском языке. Литературным татарским языком овладел самостоятельно, начал писать на нем свои статьи еще будучи школьником. В совершенстве владеет также турецким языком, с удовольствием переводит произведения турецкой литературы на татарский и русский языки.

hr

Обращение к читателям

Причина всех наших бед и страданий – в нас самих. Не надо обвинять ни правительство, ни Америку, ни масонов. Мы сами творим свою жизнь, она такова, какую мы заслуживаем. Нами правят наши же люди, вышедшие из нашей же среды. Каков народ – таковы его правители, и это известно давно.

Нас губит зло, которое мы впустили в свои сердца. Блуд, зависть, корысть, ложь, тщеславие ни к чему хорошему не приводят. Именно зло довело наш трудолюбивый народ до жалкого состояния. Мы были сильны в нашем честном прошлом. Правда помогала нашим предкам жить в ладу с самим собой и со всем миром.

Часто приходится слышать, что у России нет будущего, что ждать чего-то хорошего в стране алкоголиков, бандитов и воров – просто глупо. Но редко кто задумается о том, почему деградирует общество и как изменить нашу жизнь к лучшему.

Единственный способ превратить Россию в процветающую страну – это изменить ее граждан, по капле выдавить из людей зло. Поэтому автор будет особенно благодарен тем из своих читателей, которые не ограничатся знакомством с его произведениями и захотят внести свою лепту в этот нелегкий труд.

Действительно, труд уборщицы, которая содержит в чистоте помещение, считается тяжелым. А каково человеку, взявшемуся очистить от накопившейся грязи души людей? Труд настоящего писателя – адский. За пару месяцев хорошую книгу не напишешь, она пишется годами. Человек не может равнодушно наблюдать за угасанием народа, за исчезновением его языка и культуры и вынужденно берется за перо. Писатель хочет объяснить людям необходимость вернуть свои традиции, свою духовность. Хочет достучаться до сердец. Настоящий литератор пишет потому, что не может не писать. В противном случае он пошел бы летом на пляж загорать и купаться, а зимой в лес кататься на лыжах. Каждый день месяц за месяцем, год за годом человек думает не о себе, не о том, как сделать свою жизнь лучше. Он думает о других, об улучшении жизни незнакомых ему людей. Выпустив свою книгу, писатель получает крошечный гонорар, который не идет ни в какое сравнение с вложенным в ее написание трудом. А если человек издает свое произведение на собственные средства, то это – благотворительность в чистом виде, так как сумма, вырученная от реализации тиража книги, не покрывает даже типографских расходов. Не знаю, может быть, в Англии или в США можно разбогатеть, издавая свои книги. В России это невозможно. Поэтому у нас на писателей нередко смотрят как на чудаков.

Писатели – люди не глупые и не чудаки. Они с равным успехом могут выполнять множество других дел, которые принесли бы им славу и деньги. Они садятся за письменный стол лишь потому, что не могут спокойно созерцать моральное разложение общества. Необходимо помнить об этом всегда, беря в руки новую книгу.

В России благотворителями считаются те, кто жертвует хотя бы изредка детским домам или домам престарелых. Да, это – благое дело. Только изменить таким путем нашу жизнь невозможно. В нравственно здоровом обществе нет места подобным заведениям. В таком обществе родители сами воспитывают своих детей, а не бросают их на попечение государства. Лишь в больном обществе состоятельные люди отводят немощных родителей в дом престарелых. Истинная благотворительность не в том, чтобы дать подаяние государству, его учреждениям, а в том, чтобы изменить нравы людей, вылечить их больные души. Благотворительность писателя направлена на то, чтобы родители сами растили своих детей и в старости не лишались их помощи.

А что же может сделать благодарный читатель, единомышленник автора? Помогите книгам найти своего читателя. Рекомендуйте произведения своим родным, друзьям, знакомым. Чем больше людей узнает о силе добра, тем радостнее станет наша жизнь. Например, если вы школьный учитель, расскажите о книгах детям и их родителям. Эти произведения станут вашими помощниками в деле воспитания и обучения подрастающего поколения. Если вы бизнесмен и у вас есть свое предприятие, приобретите эти книги и раздайте их своим работникам. Наверняка, прочитав их, они хотя бы немного изменятся к лучшему, изменится и их отношение к своему труду.

В каждом из нас дремлет огромная сила, каждый из нас может сделать очень многое для возрождения своего народа. Апатия, неверие в свои возможности и уныние – вот что губит татарский народ сегодня. Мы, татары, к сожалению, часто обвиняем и ругаем других и в то же время постоянно копируем чужое. Давайте вместе будем поднимать свою духовность, основанную на наших национальных традициях! Давайте вместе будем учиться любить свое и уважать чужое!

Не надо ныть и отчаиваться. Мы живем в прекрасную эпоху, когда почти все зависит от нас самих. О таких возможностях наши предки не могли даже мечтать. Только человек, который палец об палец не ударил для сохранения своего языка, своей культуры, может не видеть широких возможностей нашего времени.

Национальное возрождение – лишь часть более общей задачи духовного, нравственного возрождения народа. Для человека приземленного, стремящегося лишь к богатству, к легкой и комфортной жизни, не имеет никакой ценности красота национальной жизни.

Да, сегодня много зла, много несправедливости в жизни. А много ли вы сделали для улучшения этой жизни? На что направлены ваши мысли, желания и деяния? Пишите.

Контакты

Автор будет рад письмам читателей. Они позволят улучшить содержание изданий. Адрес: devbas@mail.ru